Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Яңа техника сатып алына

    Районның кайбер хуҗалыклары дәүләт ярдәме белән яңа техника сатып алалар. Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы печән җыю өчен яңа агрегат алды: ПКУ-0,8 төягече, ГВК-6 тырмасы һәм пресс-җыйгыч эшләрне тиз алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Фәргат Мөхәммәтов хуҗалыгы ЖВП-7 ургычы, үсемлекләрне тукландыру һәм химик саклау өчен үзйөрешле "Рубин" агрегаты һәм культиваторлар сатып...

    Районның кайбер хуҗалыклары дәүләт ярдәме белән яңа техника сатып алалар.
    Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы печән җыю өчен яңа агрегат алды: ПКУ-0,8 төягече, ГВК-6 тырмасы һәм пресс-җыйгыч эшләрне тиз алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Фәргат Мөхәммәтов хуҗалыгы ЖВП-7 ургычы, үсемлекләрне тукландыру һәм химик саклау өчен үзйөрешле "Рубин" агрегаты һәм культиваторлар сатып алдылар. Ә Ольга Семушкина хуҗалыгына чәчүлек орлык төягеч кайтардылар.
    Махсус программа буенча авыл эшмәкәрләренә сатып алынган техника бәясенең 60 проценты кире кайтарылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: