Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ватан Батырлары көне

Узган якшәмбе көнне районның үзәк мәйданында Ватан Батырларына багышланган митинг булды. Монда батыр якташларыбызның якты истәлеген хөрмәтләү йөзеннән сугыш һәм хезмәт ветераннары, предприятие һәм учреждение, җәмәгать оешмалары вәкилләре, кадет интернат-мәктәбе укучылары җыелды. Халык алдында ясаган чыгышында район башлыгы Камил Нугаев безнең районнан биш Советлар Союзы Герое һәм өч тулы Дан...

Узган якшәмбе көнне районның үзәк мәйданында Ватан Батырларына багышланган митинг булды.
Монда батыр якташларыбызның якты истәлеген хөрмәтләү йөзеннән сугыш һәм хезмәт ветераннары, предприятие һәм учреждение, җәмәгать оешмалары вәкилләре, кадет интернат-мәктәбе укучылары җыелды. Халык алдында ясаган чыгышында район башлыгы Камил Нугаев безнең районнан биш Советлар Союзы Герое һәм өч тулы Дан ордены кавалерлары чыгуын билгеләп үтте. Без алар белән горурланабыз, батырлар турындагы истәлек киләчәк буыннарга да җиткерелергә тиеш.
Кадетлар почетлы сакта тордылар, шәһәрлеләр Геройлар бюстына чәчәкләр салдылар.
Шул ук көнне район башлыгы традиция буенча тулы Дан ордены кавалеры Павел Алексеевич Карповның хатыны янына барды. Ул чын күңелдән Татьяна Андреевнаны бәйрәм белән котлап, аңа бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: митинг