Яңалыклар
Уңышлы чыгыш ясадылар
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона этабында "Регата" балалар техник иҗаты станциясе директоры Владимир Трошин җиңеп чыкты.
Лениногорск шәһәрендә үткән бу традицион конкурста ул безнең район исеменнән "Ир-ат - лидер" номинациясендә чыгыш ясады. Укучыларның чыгышы, видеосюжетлар һәм күргәзмә материаллар жюри әгъзалары һәм тамашачыларга бу өстәмә белем бирү...
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона этабында "Регата" балалар техник иҗаты станциясе директоры Владимир Трошин җиңеп чыкты.
Лениногорск шәһәрендә үткән бу традицион конкурста ул безнең район исеменнән "Ир-ат - лидер" номинациясендә чыгыш ясады. Укучыларның чыгышы, видеосюжетлар һәм күргәзмә материаллар жюри әгъзалары һәм тамашачыларга бу өстәмә белем бирү учреждениесенең эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек бирде.
Конкурс финалына шулай ук "Хатын-кыз - ана" номинациясендә чыгыш ясаган Марина Проскурякова чыкты.
2нче Болгар урта мәктәбе директоры Людмила Борюшкина ("Хатын-кыз - лидер" номинациясе), хезмәт ветераны Мәмдүдә Бикбулатова ("Өлкән яшьтәгеләр"), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе завучы Наталья Филиппова да ("Хатын-кыз - ел үрнәге") уңышлы чыгыш ясады.
Владимир Трошин турындагы материалны газетабызның икенче битеннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев