Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уңышлары билгеләп үтелде

Коррекция мәктәп-интернаты укытучысы Нина Алексеева балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре республика конкурсында "Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә өченче урынны алды. Бу конкурста алтмышка якын тәрбияче катнашканлыктан, аның финалына чыгу бер дә җиңел булмады. Тәрбиячеләр алдында презентация аша эшчәнлекне ачып бирү, шәхси программаны яклау, мавыгулары турында сөйләргә кирәк булган иҗади конкурста катнашу бурычы...

Коррекция мәктәп-интернаты укытучысы Нина Алексеева балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре республика конкурсында "Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә өченче урынны алды.
Бу конкурста алтмышка якын тәрбияче катнашканлыктан, аның финалына чыгу бер дә җиңел булмады. Тәрбиячеләр алдында презентация аша эшчәнлекне ачып бирү, шәхси программаны яклау, мавыгулары турында сөйләргә кирәк булган иҗади конкурста катнашу бурычы куелды.
Нина Владимировна бу биремнәрнең барысын да уңышлы башкарып чыгып, диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Ул инде мәктәптә егерме елдан артык хезмәт куеп, 2009 елдан башлап җәмәгать тәрбиячесе булып эшли.
Ә балигъ булмаганнарның эше һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең җаваплы секретаре Тамара Камаева балигъ булмаганнарның хокукларын яклау эшенә, авыр хәлдә калган балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә, хокук бозуларны профилактикалау тармагындагы проблемаларны хәл итүгә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Хат балигъ булмаганнарның эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе тарафыннан язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс