Яңалыклар
Урып-җыю тулы көч белән бара
Көннәрнең җылы һәм кояшлы торуыннан файдаланып, игенчеләр урып-җыю эшләре темпларын арттыралар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 8,5 мең гектардан җыеп алынган. Амбарларга 17 мең тоннадан артык ашлык ташылган. Һәр гектардан уртача 20,1 центнер уңыш чыга.
Арыш 1800 гектардан җыеп суктырылган, бу барлык мәйданның...
Көннәрнең җылы һәм кояшлы торуыннан файдаланып, игенчеләр урып-җыю эшләре темпларын арттыралар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 8,5 мең гектардан җыеп алынган. Амбарларга 17 мең тоннадан артык ашлык ташылган. Һәр гектардан уртача 20,1 центнер уңыш чыга.
Арыш 1800 гектардан җыеп суктырылган, бу барлык мәйданның 73 процентын тәшкил итә. Барлыгы өч мең ярым тоннадан артык арыш суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 19 центнер тәшкил итә.
Көзге бодай барлык мәйданның өчтән береннән җыеп алынган. Амбарларга ким дигәндә 13 мең тонна бодай китерелгән. Елына күрә уңыш начар түгел - гектардан 20,8 центнер чыга.
Район хуҗалыкларында борчак 913 гектарда үстерелгән. Инде шуның яртысыннан күбрәге җыеп та алынган. 817 тоннадан артык борчак суктырылган, гектардан 17,6 центнер уңыш җыела.
Игенчеләр вакытның кадерен белеп эшли. Район басуларында 100 дән артык комбайн ашлык суктыра. "Болгар ХПП" җәмгыятенә 1700 тонна бөртек китерелгән.
Фото: http://www.stapravda.ru/photo/stavropolskim_khleborobam_ostalos_ubrat_urozhay_na_7_ploschadi_46958/14664.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев