Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уракка төшәр алдыннан

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 8 июльгә күпьеллык үләннәр барлык мәйданнардан җыеп алынган. Кайбер хуҗалыклар һәм үзләренең ярдәмче хуҗалыкларында мал асраучылар табигый болынлыклардан печән хәзерләүне дәвам итә. Район буенча 13400 тонна печән (шуның 7200 тоннасы хуҗалыклар өлешенә туры килә) хәзерләнгән. Быел күпьеллык үлән уңышы узган елга караганда азрак,...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 8 июльгә күпьеллык үләннәр барлык мәйданнардан җыеп алынган.
Кайбер хуҗалыклар һәм үзләренең ярдәмче хуҗалыкларында мал асраучылар табигый болынлыклардан печән хәзерләүне дәвам итә. Район буенча 13400 тонна печән (шуның 7200 тоннасы хуҗалыклар өлешенә туры килә) хәзерләнгән. Быел күпьеллык үлән уңышы узган елга караганда азрак, шуңа күрә кышка азык запасы тулыландыруга игътибарны киметмәскә, малларның баш санын саклап калырга кирәк.
Азык запасын сенаж исәбенә дә тулыландырырга мөмкин. Әлегә сенаж 12100 тонна салынган, якын араларда Александр Планин, Линар Гыйниятуллин, Каюм Нургалиев, Рузалия Минһаҗева һәм башка крестьян (фермер) хуҗалыклары берьеллык үләнне җыеп алуга керешәчәкләр.
Күпчелек хуҗалыкларда техника, ындыр табагы һәм складларны урып-җыюга әзерләүгә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә "Болгар Арыш" җәмгыятендә, Александр Планин һәм Дамир Хәмидуллин хуҗалыкларында күп нәрсәләр эшләнгән. Комбайннар әзерлек сызыгына куелган, механизаторлар штаты тулы, машиналар янгын сүндерү кирәк-яраклары, медицина аптечкалары белән тәэмин ителгән, ремонт звенолары төзелгән.
Көзге культуралар чәчү вакыты да якынлаша. Быел әлеге культуралар 19700 гектарда чәчелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев