Яңалыклар
“Укучының мәдәни көндәлеге”
Республиканың "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проектына старт бирелде.
Моннан соң инде беренче класслар гына түгел, ә башлангыч классларда укучыларның барысы да китапханә челтәре аша матур көндәлекләр алачак. Укучылар үзләре катнашкан һәр мәдәни чара турындагы уй-фикерләрен әнә шул көндәлеккә теркәп барачак.
Беренче бердәм мәдәният дәресләре 21 октябрьдә шәһәр һәм районның...
Республиканың "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проектына старт бирелде.
Моннан соң инде беренче класслар гына түгел, ә башлангыч классларда укучыларның барысы да китапханә челтәре аша матур көндәлекләр алачак. Укучылар үзләре катнашкан һәр мәдәни чара турындагы уй-фикерләрен әнә шул көндәлеккә теркәп барачак.
Беренче бердәм мәдәният дәресләре 21 октябрьдә шәһәр һәм районның кайбер мәктәпләрендә үтте.
Элеккечә, проектка Болгар музей-тыюлыгы да кушылачак. Биредә инде тиешле мәдәни программа да эшләнгән. Программага уңыш бәйрәменә багышланган "Сөмбелә" бәйрәме, шулай ук "Каз өмәсе", "Нардуган", "Нәүрүз" кебек борынгы бәйрәмнәр дә кертелгән. Укучылар шулай ук Туган тел көне бәйрәменә багышланган чараларга чакырылачак. Аларны татар халкының элек-электән килүче гореф-гадәтләре, хат язу технологиясенең үсеше, борынгы кораллар тарихы, Идел буендагы Болгар дәүләтенең үсешендә Ислам диненең роле белән дә таныштырачаклар.
Фото: http://nabchelny.ru/news/18069
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев