"Чайка" социаль приютында тәрбияләнүче балалар Казанда һәм Мәскәүдә үткәрелгән чыршы бәйрәмнәрендә булып кайттылар.
Өч бала "Татнефть-арена"ның боз Спорт сараена чакыру алдылар, аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җылы котлады.
Биредә балалар өчен күңелле бәйрәм тамашасы оештырылды. Һәр балага ел символы - уенчыклар тапшырганнар. Сәяхәтнең иганәчесе - ТР Конституция суды.
Ә...

Ә биш бала Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы чакыруы буенча илебез башкаласындагы Президент чыршы бәйрәмендә булып кайткан. Сәяхәт укучыларда онытылмас тәэсир калдырган.
* * *
Район мәдәният йортында үткәрелгән отличниклар балында алтмыш укучы катнашты.
Иң яхшы укучылар, активистлар һәм спортчыларны җыйган бу бәйрәм инде традициягә әйләнде, ул быел унөченче тапкыр үткәрелде. Кунаклар өчен төрле уеннар, конкурслар, турнирлар оештырылды. Аларны район башлыгы Камил Нугаев җылы котлады. Бер төркем укучыга Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырылды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев рәхмәт әйтеп, шәһәрнең үзәк мәйданын бәйрәмчә бизәүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырды.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев