Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тыюлыкта стендны ватканнар

Күптән түгел Болгар музей-тыюлыгында ике мәгълүмат тактасы ватылган. Аларның берсен яшүсмер очраклы рәвештә генә ваткан: пневматик мылтыктан мишеньгә җибәрелгән пуля рикошет ясап, пыялага килеп эләккән. Бу хәл турында малай туганнарына хәбәр иткән һәм алар шунда ук полиция хезмәткәрләрен чакырганнар. Малайның туганнары китерелгән зыянны капларга үзләре риза булган. Кара Пулат янында...

Күптән түгел Болгар музей-тыюлыгында ике мәгълүмат тактасы ватылган.
Аларның берсен яшүсмер очраклы рәвештә генә ваткан: пневматик мылтыктан мишеньгә җибәрелгән пуля рикошет ясап, пыялага килеп эләккән. Бу хәл турында малай туганнарына хәбәр иткән һәм алар шунда ук полиция хезмәткәрләрен чакырганнар. Малайның туганнары китерелгән зыянны капларга үзләре риза булган.
Кара Пулат янында урнаштырылган икенче щитка кемдер кирпеч ыргыткан. Гаеплеләр әлегә билгеле түгел. Музей-тыюлык хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый щитның пыяласын алыштыру гына якынча 18 мең сумга төшәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X