Яңалыклар
Традицияләрне дәвам итеп
Шәһәрдә "Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли ашлар көне" традицион конкурс шәрекъ ашлары белән таныштырудан башланды.
Эшмәкәр Сиринә Ваһапованың "Сако" кафесы хезмәткәрләре жюри хөкеменә Көнчыгыш халыклары - казах, уйгыр, татар һәм башка милләтләрнең төрле ашларын тәкъдим иттеләр. Белгечләр бу ашларны әзерләү сере, аларның тарихы, кайбер үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Кафедагы залның...
Шәһәрдә "Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли ашлар көне" традицион конкурс шәрекъ ашлары белән таныштырудан башланды.
Эшмәкәр Сиринә Ваһапованың "Сако" кафесы хезмәткәрләре жюри хөкеменә Көнчыгыш халыклары - казах, уйгыр, татар һәм башка милләтләрнең төрле ашларын тәкъдим иттеләр. Белгечләр бу ашларны әзерләү сере, аларның тарихы, кайбер үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Кафедагы залның казах юртасы рәвешендәк бизәлүе әлеге чарага ямь өстәде.
Әлеге конкурс кысаларында хәйрия акциясе дә оештырылды: кафега сәламәтлекләре какшаган кешеләрне, хезмәт ветераннары һәм "Рассвет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәтләреннән файдаланучыларны чакырганнар.
Конкурста шулай ук "Спас оптторгы" берләшмәсе, "Эдем" һәм "Для Вас" кафесының аш-су пешерү осталары да катнашырга тиеш. Чараны оештыручылар теләге булган һәркемне әлеге кафеларга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев