Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Тиз арада башкарып чыктылар

«СанТехмонтаж» оешмасы эшчеләре Нагаев урамындагы ике катлы 31нче йорттагы су системасын өч көн эчендә ремонт ясадылар. Алар иске системаны сүтеп, яңасын урнаштырдылар. Ремонт эшләренә шулай ук подъездлардагы стоякларны ремонтлау һәм аларны фатирларга кертү дә керде. Йортның инде шактый иске, подвалсыз булуы да шактый кыенлыклар тудырды. Ремонт эшләре җирле бюджет хисабына...

«СанТехмонтаж» оешмасы эшчеләре Нагаев урамындагы ике катлы 31нче йорттагы су системасын өч көн эчендә ремонт ясадылар.
Алар иске системаны сүтеп, яңасын урнаштырдылар. Ремонт эшләренә шулай ук подъездлардагы стоякларны ремонтлау һәм аларны фатирларга кертү дә керде. Йортның инде шактый иске, подвалсыз булуы да шактый кыенлыклар тудырды. Ремонт эшләре җирле бюджет хисабына башкарылды.
"Шеронова, 23" торак милекчеләре ширкате хәбәр итүенә караганда, киләсе елда Пушкин урамындагы 26нчы йортта ремонт төгәлләнәчәк. Анда су белән тәэмин итү, канализация системаларын яңарту, подвал һәм подъездларны тәртипкә китерү күздә тотыла ( монда түбәне алыштырганнар иде инде). Ремонт шулай ук Профсоюз тыкрыгындагы 1нче һәм 3нче йортларда да үткәреләчәк. Бу максаттан 8 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев