Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстандагы компанияләрнең 45% яңа ел корпоративын уздырмаячак

Эш эзләү буенча SuperJob компаниясе аналитиклары тикшерү уздырга

Быел эш белән тәэмин итүчеләрнең күбесе традицион яңа ел корпоративын уздырмаска уйлый. Моңарчы бәйрәм чарасының кайчан һәм кайда уздырылачагы, кайсы тамаданы чакыру мәсьәләсе ноябрь аенда ук хәл ителә башласа, хәзер барысы да тамырдан үзгәрде.

Аналитиклар сөйләвенчә, эш белән тәэмин итүчеләрнең 13 проценты катлаулы 2020 елны компанияләрнең үз офисларында уздырачаклары турында хәбәр иткән. Һәр бишенче компания корпоративның шундый форматын сайлаган.

Һәр икенче компания әлегә кадәр корпоратив кичәсен кайда бәйрәм итәчәге турында төгәл генә белми. Күпчелеге мондый чараның уздырып булачагына ышанып бетми. Сентябрьдә мондыйлар саны 35 процент булса, октябрь башларында 45 процентка җиткән. Эпидемиология хәленең катлаулануы үзен сиздерә.

Уздырылган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, эш белән тәэмин итүчеләрнең 32 проценты очрашуны офлайн форматта уздырып булачагына өметләнә. Сораштыручыларның 4 проценты яңа ел кичәсенең бөтенләй яңа форматын – онлайн-корпоратив формасында оештырып карарга тели.

Сораштыруларның чынбарлыкка туры килү-килмәвен ачыклау өчен, без республикада бәйрәмнәр уздыру буенча танылган агентлыкларга мөрәҗәгать итеп карадык. Татарстандагы эре компанияләрнең онлайн-режимга күчәргә әзер булмавы ачыкланды. Бәйрәм кичәсен ресторанда үткәрергә телиләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев