Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда тагын биш трассада «тоталь контроль» камералары куялар

Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы яңа камералар эшли башлаячак юллар исемлеген әйтте.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 6 декабрьгә кадәр Татарстанның тагын биш төбәк юлында «тоталь контроль» камералары эшли башлаячак. ТР баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Бу Казан – Шәмәрдән, Чистай – Түбән Кама, Казан – Малмыж, Шәле – Саескан Тавы һәм Чаллы – Зәй – Әлмәт юллары. Әлеге җайланма аларны буеннан буена контрольдә тотачак», - диде Ленар Габдрахманов.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы сүзләренчә, «тоталь контроль»дә камералары датчик узган вакытта уртача һәм моменталь тизлекне үлчи. Ягъни датчик үзе дә тизлекне үлчи, датчиклар арасындагы уртача тизлек тә теркәлә. Өстәвенә, система җиңел транспортны йөк автомобильләреннән аерырга мөмкинлек бирә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев