Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Татарстанда 12 июльдән 20 августка кадәр хезмәтне саклау айлыгы уза.

    Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район инспекторлары агропромышленнность комплексларында һәм хуҗалыкларда рейдлар уздыралар.

    12 июльдән «2021 елгы уңышны җыеп алу чорында хезмәтне саклау һәм имин җитештерү таләпләрен үтәү турында» иминлек айлыгы үткәрү турында карар кабул ителде.

    Айлык барлык техниканың сыйфатлы каралуына тикшерү уздыруга, урып-җыю чорында техниканың сакланышын һәм имин кулланылуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта республика авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

    Шулай ук медицина тикшерүләре үткәрү, урып-җыюда эшләүче хезмәткәрләрне махсус өс һәм аяк киеме, башка индивидуаль саклану чаралары белән ничек тәэмин итүне тикшерү планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: