Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сугыш ветераны юбилее

Никольск авылында яшәүче Акулина Хлюпина бу көннәрдә үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Традиция буенча, аны район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы советы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре котлап, беренче чиратта Бөек Ватан сугышы елларында ирләр белән иңгә-иң куеп, Ватанбыз азатлыгы өчен көрәшкән ветеранга рәхмәт белдерделәр. Юбилярга нык...

Никольск авылында яшәүче Акулина Хлюпина бу көннәрдә үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Традиция буенча, аны район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы советы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре котлап, беренче чиратта Бөек Ватан сугышы елларында ирләр белән иңгә-иң куеп, Ватанбыз азатлыгы өчен көрәшкән ветеранга рәхмәт белдерделәр.
Юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, Россия Президентының шәхси котлавын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Мондый очрашулар ветераннар белән күрешеп, аларның хәл-әхвәлләрен сорашырга, чын күңелдән сөйләшеп утырырга мөмкинлек бирә, сугыш елларында һәм аннан соңгы чорда күргән авырлыкларда сынатмыйча, гомер буе намус белән эшләгән ветераннарыбызның батырлыгы бервакытта да онытылмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев