Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Суга алдың-артыңны карап кер

Спас районында суда батучылар саны арта.

Суда килеп чыккан бәхетсезлек очраклары борчыган проблемаларның берсенә әйләнде. Җәй башыннан бирле Татарстанда 38 кеше суда баткан. Спас районында 12 очрак теркәлгән. Дөрес, коткаручылар 11 кешене судан тартып чыгарырга өлгергән.

 

Май аенда Идел елгасының шәһәр тирәсендәге яр буенда ир-ат мәетен табып алганнар. Экспертлар аның Чистай кешесе булуын ачыклаган. Хәбәрсез югалган бу кешене озак эзләгәннәр, елга суы аны безнең якларга китереп чыгарган.

Исереккә диңгез тубыктан

Табигать кочагына ял итәргә чыгучыларның кайберләре саф һава сулап, тирә-яктагы матурлык белән хозурланасы урында, дөньяларын онытып дигәндәй «кәеф-сафа» корырга ярата. Салмыш баштан су коенырга теләүчеләр дә аз түгел. Тик моның азагы күңелсез тәмамлана.

– Салган килеш су коенырга ярамый, – ди Кама Тамагы инспекторлык участогының кече суднолар буенча инспекторы Сергей Шалашов. – Беренчедән, кеше үзен контрольдә тота алмый. Икенчедән, алкоголь кулланган кешенең организмы салкын су һәм кояш кызуы тәэсирендә кинәт кенә нормаль эшләүдән туктый – тәнен көзән җыера, йөрәк эшчәнлеге бозыла, кан йөреше акрыная. Саный китсәң, башка сәбәпләрне дә мисал итеп китерергә була.

Шунысын да әйтергә кирәк, җәмәгать урынында, кешеләр күпләп ял итә торган урын нәкъ менә шундый урыннарның берсе санала, исерек килеш йөрергә ярамый Моның өчен РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 20.21нче маддәсе буенча штраф салырга мөмкиннәр, башка төрле административ чаралар да каралган.

Реклама

Балаларны күздән ычкындырмагыз!

Дөрес, соңгы елларда районда балаларның суда батып үлү очраклары теркәлмәгән. Болгарда менә дигән бассейн бар, йөзү секцияләре эшли. Балалар бассейнда йөзәргә, суда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәнәләр.

Шулай да, 14 яшькә кадәрле балаларны үзләрен генә суда калдырырга ярамый. Бу закон буенча да тыелган. Бер карасаң, эш административ җаваплылыкта гына да түгел. Балаларга куркыныч янамый торган урыннарда гына коенырга рөхсәт ителә. Әлбәттә инде, мондый сулыклар чиста, төбе чүп-чарсыз, керә торган урыны сөзәк булырга тиеш. Суның тирәнлеген дә онытырга ярамый. Балалаларын ялгызларын гына су коенырга җибәргән ата-аналар уллары яки кызларының кайда чәпелдәп ятуын каян белә алсын?

Читкә барып коенмагыз

Махсус билгеләнгән урыннарда, әйтик, Рабига күлендә яки Иделнең Ржавец поселогындагы өлешендә коенырга рөхсәт ителә. Ашлык кабул итү предприятиесе келәтләре артында су коенырга ярамый. Моның кайбер сәбәпләре бар. Төгәл итеп әйткәндә, бу тирәдән фарватер уза (зур суднолар өчен махсус урын), монда бик тирән, елга агымы да шактый көчле.

–Күпләр ял итү өчен тыныч, иркен һәм кешеләр аз йөри торган урынны сайлый, – ди Сергей Александрович. – Болай итәргә ярамый. Мондый җирдә бөтенләй дә суга керү тыела. Беренчедән, су астында агач тамырлары, ватылган пыяла кисәкләре булырга мөмкин. Аягыңны яки башка берәр җиреңне кистерсәң, яки башка төрле бәла килеп чыкса – кая барасың?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X