Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районындагы ике мәктәптә капиталь ремонт бара

Федераль программа нигезендә 150 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

2022 елның 1 гыйнварыннан мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча яңа колачлы федераль программаны тормышка ашыра башладылар. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, 2026 елга кадәр «Белем бирүне үстерү» дәүләт программасы кысаларында 7,3 мең мәктәпкә ремонт ясалачак. Яңа федераль программа буенча, быел Спас районында Өчкүлдәге һәм Болгардагы беренче урта мәктәп яңартылачак.

Өчкүл мәктәбенә 34 ел тулган. Бина 1988 елда төзелгән. Шуннан бирле бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Биредә 70тән артык бала белем ала. 1 сентябрьдә мәктәпнең беренче классына укырга керүчеләр дә җитәрлек. Алар яңартылган бинада укый башлаячак.

Әлегә мәктәптә тулы көчкә ремонт эшләре бара. Мәктәпнең совет чорыннан бирле төзәтел-мәгән түбәсен яңа материаль белән ябалар. Искергән агач тәрәзә рамнары пластиктан ясалганы белән алмаштырыла. Стеналар яңартыла, су белән тәэмин итү системасы, канализация, санузелга ремонт ясыйлар. Әлбәттә инде, идән, түбә тактасы, ишекләрнең дә яңасын кую планлаштырылган. Төзүчеләр электр чыбыкларын да алмаштыра. Спорт залында башланган эшләр инде тәмамланырга тора. Өчкүл мәктәбе директоры Евгения Сидорова сүзләренә караганда, мәктәпне ремонтлау өчен 80 миллион сумнан артык бирелгән. Шуның 16 миллионына классларга мебель, кирәкле техника һәм башка җайланмалар сатып алыначак.

Бу ремонт эшләрен күптән көттек. Сүз дә юк, башкарып чыгу өчен күп акча кирәк. Мәктәпнең ремонт программасына эләгә алуына бик шатландык. Бинага тулысынча реконструкция ясалгач, укыту өчен шартлар да үзгәрәчәк. Барысы да балаларга белем алу өчен заманча мөмкинлекләр тудыру өчен эшләнә, – ди мәктәп директоры Евгения Сидорова.

1 сентябрьгә әзерләнү өчен Өчкүлдәге мәгариф учреждениесе белән бергә, Болгардагы 1нче урта мәктәптә дә федераль программа буенча колачлы эшләр алып барыла. Төзүчеләр әйтүенә караганда, ремонтның катлаулы саналган өлешен инде башкарып чыгарга да өлгергәннәр.

Реклама

Бүлеп бирелгән акчага актлар, спорт, балаларны ашата торган заллар, беренче каттагы кабинетлар һәм коридор, баскыч мәйданчыклары яңартыла. Актлар залында «Мәктәп инициативасы» проекты буенча аерым класс җиһазландырыла. Шулай ук барлык катларда да өстәмә санитария узеллары урнаштыру, мәктәп бинасының алгы өлешен ремонтлау, яңа ишекләр кую планлаштырылган. Моннан тыш, өстәмә чишенү урыны булдырыла, җылыту һәм янгынга каршы система тулысынча яңасына алмаштырыла. Мәктәптә укучыларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе турында да кайгыртканнар. Беренче катта махсус каравылчы урыны булдырылачак, тиешле шартлар инде тудырыла да башлаган.

Мәктәпкә шулай ук яңа мебель: парта, урындык, класс тактасы сатып алыначак, физика һәм химия кабинетларында дәрес алып бару, тәҗрибәләр үткәрү өчен мөмкинлекләр булдырыла.

Шунысын да әйтергә кирәк, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, мәктәп ашханәсен ремонтлау һәм кирәкле әйберләр сатып алу өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 4 миллион сумнан артык өстәмә акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X