Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спас районында авыл хуҗалыгы семинары узды

    Чара Семушкин фермер хуҗалыгы базасында үтте.

    Спас районында узган авыл хуҗалыгы семинарында район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов, хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты.

    Семинарда катнашучылар авыл хуҗалыгы техникасы ремонтының барышы белән таныштылар, яңа ашлык склады белән контораны карадылар. Шулай ук семинарда орлык саклау, минераль ашламалар туплау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын иминлеге кагыйдәләрен сакларга кирәклегенә аерым басым ясалды.

    Семушкин хуҗалыгыннан соң семинарда катнашучылар Перов С.А. фермер хуҗалыгындагы терлекчелек фермасында булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: