Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас районында 2021 елда 44 объект интернетка тоташтырылды

Эшләр “РФ санлы икътисады” милли проекты кысаларында башкарылды.

Узган 2021 елда Спас районында 44 социаль әһәмияткә ия булган объект оптик җепселле интернетка тоташтырылды. Бүгенге көндә оптик җепселләр Бөтендөня челтәренә тоташуның иң нәтиҗәле һәм тиз ысулы булып тора. Эшләр илдә 2019 елда гамәлгә кертелгән “РФ санлы икътисады” милли программасы кысаларында башкарылды.

Ел дәвамында оптик җепселле интернет челтәре районның җиде торак пунктына китерелде. Бер Росгвардия объекты, 20 авыл ФАПы, 10 дәүләт идарәсе һәм авыл үзидарәсе органы, шулай ук ике китапханә һәм ике янгын посты интернет челтәренә тоташтырылды.

Югары тизлектәге интернет ерак авылларда яшәүче халыкка медицина учреждениеләренә чиратка язылырга, медицина белгечләре белән онлайн консультацияләр үткәрергә, укучылар өчен дистанцион дәресләр уздырырга, Дәүләт хезмәтләре порталының барлык мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирә.

Эшләрнең вакытында төгәлләнүдә район җитәкчеләренең, шул исәптән Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтовның да өлеше зур. Алар эшләрне оештыруда һәм үткәрүдә белгечләргә зур ярдәм күрсәткәннәр.

Милли программа кысаларында республикада, шул исәптән Спас районында да, интернет челтәрләрен сузу эшен “Таттелеком” оешмасы башкара.

"Районны цифралаштыруның киләсе этабы – челтәрләрне барлык хуҗалыкларга кадәр җиткерү”, – ди бу хакта “Таттелеком” җәмгыятенең Спас районы бүлеге җитәкчесе Юрий Поляков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев