Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас районы Тукай авылында Авыл көнен үткәрделәр

Бәйрәмгә җыелган авыл халкын һәм килгән кунакларны Ким авыл җирлеге башлыгы Равил Гыйсмәтов котлады һәм нык сәламәтлек, иминлек, күңелле ял итүләрен теләде.

Аннары гаилә парларын котлау тантанасы башланып китте. Мәсәлән, Солтан белән Зәкия Мифтаховлар илле елдан артык бергә яшиләр. Бәйрәмдә шулай ук авылның өлкән яшьтәге кешеләрен, яңа туган нәниләрне, яңа өйләнешкән парларны, юбилярларны, туган көнен билгеләп үтүчеләрне һәм Кораллы Көчләр сафында хезмәт итеп кайткан егетләрне котладылар. Бу август киче күңелдә калырлык булды. Теләге булган кеше самавырдан чәй эчте, рәхәтләнеп бер-берсе белән аралаштылар, үзешчән артистлар чыгышын карадылар, төрле ярышларда катнаштылар.
Традиция буенча, бәйрәмдә спорт белән иң күп шөгыльләнүче гаилә билгеләп үтелде. Бу номинациядә спортка балаларын гына түгел, оныкларын да җәлеп иткән Вакыйф Рәхимов гаиләсе җиңеп чыкты. Бәйрәмне оештыручыларга һәм иганәчеләргә авыл халкы чын күңелдән рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев