Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы укучылары Урман музеенда булдылар

Музей Казанда, Урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында урнашкан.

Спас районы укучылары Казан шәһәрендә урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында урнашкан Урман музеенда булдылар. Балаларны Казанга Балалар иҗат йортының "Чиста булачак" экологик берләшмәсен тәмамлаучы Алексей Мәсхутов чакырды. Балалар иҗат йорты Болгар урманчылыгы белән берлектә бу идеяне хуплады һәм балаларны җыйды.

Реклама

Музей буйлап экскурсияне аның директоры Илгиз Зарипов үткәрде. Ул үзе 11 ел элек Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы турында бөтен мәгълүматны җыя башлаган. Балалар Татарстан Урман хуҗалыгының барлыкка килү һәм үсеш тарихы, казанышлары һәм проблемалары белән таныштылар. Экскурсия барышында укучылар ил икътисады үсешендә урман хуҗалыгының үткәндәге һәм хәзерге вакытта тоткан әһәмияте турында да белделәр. Урман хуҗалыгында эшләүнең үзенчәлекләре турында белү кызык булды. Шулай ук экскурсовод балаларны төрле заманнарда урман тармагы хезмәткәрләре кулланган төрле җайланмалар белән таныштырды. Укучылар урман саклауга хезмәт иткән якташларыбызның фоторәсемнәрен аеруча зур горурлык белән карадылар. Безнең Болгар питомнигының Татарстанда иң яхшыларның берсе булуын да ишетү күңелле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X