Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас районы мәктәпләрендә якташыбыз Абдулла Алишның туган көненә багышланган чаралар узды

15 сентябрьдә Спас районының Көек авылында туып-үскән татар язучысы, әкиятләр һәм хикәяләр җыентыклары авторы Абдулла Алишның тууына 112 ел тулды.

Спас муниципаль районы мәктәпләрендә бу датага багышланган чаралар узды. Укучылар язучының биографиясе белән таныштылар, аның шигырьләрен, очеркларын, хикәяләрен, пьесаларын язуын, татар әдәбияты хәзинәсенә кергән әкиятләре турынды белделәр. Аның «Сертотмас үрдәк», «Бал корты һәм шөпшә», «Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык», «Койрык», «Нечкәбил» әкиятләре хезмәт сөючәнлек һәм игелеклелек хисләрен тәрбияләргә, үз илеңне яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Шулай ук район мәктәпләрендә Абдулла Алишның 112 еллыгына багышланган  сыйныф сәгатьләре, викториналар, рәсем конкурслары, презентацияләр үткәрелде, китап күргәзмәләре оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев