Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы башлыгы Болгардагы 2543нче сайлау участогында тавыш бирде

Фәргат Мөхәммәтов районда сайлауларның зур оешканлык белән узуын билгеләп үтте.

Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов бүген 2543нче сайлау участогында тавыш бирде. Сайлауларның зур оешканлык белән баруын билгеләп үтте ул.
 

–Сайлауларга һәрчак җаваплы карарга кирәк, – диде Фәргат Вәгыйз улы. – Без үзебезнең киләчәгебез, районның киләчәге өчен тавыш бирәбез. Татарстан – Россиядәге алга киткән төбәкләрнең берсе, бүген сайлаячак власть, депутатлар республикабызны тагын да үстерү һәм алга җибәрү өчен тырышырга тиеш. Без бүген сайлауларда катнашып, районыбызның киләчәге, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, авыл хуҗалыгын үстерү өчен тавыш бирәбез.
 

Бүген Фәргат Вәгыйз улы БДБ илләренең Казахстаннан килгән миссиясен каршылады. Делегация Спас районында сайлауларның ничек барышы белән танышырга килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев