Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спас хастаханәсенә коронавируска каршы балалар вакцинасы кайтарылды

    Прививка ясату өчен ата-аналарның ризалыгы кирәк.

    Шушы көннәрдә Спас район үзәк хастаханәсенә балалар һәм яшүсмерләргә коронавируска профилактика ясау өчен “Спутник-М” вакцинасы кайтарылды. Әлегә хастаханәдә 30 кешегә җитәрлек доза бар.

    Яшүсмерләр коронавируска каршы прививканы поликлиникада ясата ала. 12-14 яшьлек үсмерләргә вакцинация ясату өчен ата-аналарның язма ризалыгы кирәк булачак. Ә 15-17 яшьлекләр прививка ясату турында үзләре хәл итә ала.

    “Коронавирус яшәрә бара. Элгәре COVID-19 белән авыручылар арасында иң яшенә 18 булса, хәзер 13 яшьлекләрдә дә табыла. Хәтта имчәк балалары арасында да коронавирус очраклары бар”, – ди бу хакта Спас район үзәк хастаханәсе баш табибы Роман Әхмәтҗанов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: