Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас балыкчылары 65 яшьлек аучыны бозлы судан тартып чыгарган

Көзнең соңгы көннәре якынлашып килә, күктә чалт иткән кояш елмая. Салкын үзен шактый сиздерсә дә, һава тыныч, тамчы да җил исми. Ике дус-балыкчы Александр Вахромов белән Сергей Петров ашыкмый гына көймәгә утырып ярдан кузгала. Һава торышы балык тоту өчен менә дигән, шуңа күрә буш кайтмабыз әле, дигән уй берләштерә балыкчыларны.

Шулчак үзләреннән ярты чакырымнар тирәсе ераклыкта судагы көймәнең туктаусыз әйләнүен һәм аннан балыкчының егылып төшүен күреп алалар. Егетләр, ике дә уйлап торчыйча, ярдәмгә ашыга...

Көймәсе тыңламый башлаган
65 яшьлек Рәшит Вәлиуллин Спас районына ауга, балык тотарга, шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып ял итәргә бик еш килгән. Тумышы белән Казаннан, безнең якларның гүзәл табигатен, мондагы тынлыкны үз итәргә өлгергән. Ул көнне Рәшит Усман улы иске Болгар тирәсендәге утрауларга үрдәк атарга килгән. Мондый күңелсез хәлгә юлыгырмын, дип башына да китермәгән.

– Көймәдә тын гына йөзеп барам. Үрдәкләр эзлим, – дип искә ала ул көнне Рәшит Усман улы. – Аяк астындагы әйберләрне җайлабрак куярга уйлаган идек, шулчак кулым румпельдән шуып китте. Кинәт көймә мине тыңламый башлады, боргаланырга тотынды, мин суга егылып төштем.

Иделдә боз хасил булган чак, су температурасы шактый түбән төшкән. Кышкы ау киеме Рәшит Усман улының хәлен тагын да катлауландыра. Юешләнгән кием аны аска сөйри башлый. Тәҗрибәле аучы инде башыннан куркыныч уй йөгереп уза.

Тиз күреп алганнар
Бу вакытта Сергей белән Александр ярдан шактый эчкә кереп Рәшит Усман улы көймәсенә таба йөзә башлаган. Аучыга беренче ярдәм кулын шулар сузган.

– Бераздан карасак, көймәдә утырган бер ир-атны шәйләп алдык, – дип сөйли Сергей. – Ул бортка таба иелгән генә иде, шулчак көймә әйләнә башлады, аны ниндидер көч суга алып ташлады.

– Без шунда ук аның янына йөзеп килдек, – дип дәвам итә Александр. – Башта аны судан тартып чыгардык. – Аннары көймәне тотарга керештек, таранга алып яр кырыена чыгардык. Буксирга тактык, Рәшитне исә көймәгә утырып Көек ягына таба кузгалырга булдык.

Бераз гына салкын тидергән
Көймә – машина түгел, “буксир”ны авырлык белән тартып бара, бозлы судан тартып чыгарган Рәшит Усман улы туңа башлый. Шул тирәдә генә булган Николай Королев ярдәмгә килә. Балыкка җыенган булган ул һәм ярдан кузгалырга гына торган. Хәлне чамалап алгач, ярдәмгә ашыккан. Вәлиуллинны Николай көймәсенә утыртып Көеккә алып кайтканнар. Биредә инде машина белән Владимир Монахов көтеп торган.

Вәлиуллинга коры кием кидереп Болгарга озатканнар. Сергей белән Александр Рәшитнең көймәсен алып кайткан.
–Коткаручыларыма нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек, – дип Рәшит Усман улы. – Бу көнне балык тотарга килмәсәләр, мин бит су төбенә төшеп китәчәк идем. Салкын су тәннәрне чымырдатып куйды. Аякны көзән җыера башлавын сиздем. Ялгыз гына шундый хәлгә юлыксаң, бернишли дә алмыйсың. Шуңа күрә, ауга җыенучыларга әйтәсем килә: көймәгә утырып су өстенә кергәндә сак булыгыз. Ярый ла, мин бераз гына салкын тидереп котылып калдым...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев