Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сәламәтлек – зур байлык

Узган шимбә көнне шәһәрнең беренче мәктәбендә сәламәтлек көне үткәрелде. Иртәнге зарядка һәм бу темага багышланган класс сәгатьләреннән соң, укучылар һәм укытучылар өчен спорт ярышлары башланды. Ә кичен кул көрәше буенча тренер Ринат Шәрипов өлкән класс укучыларына мастер-класс үткәрде. Алар шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр, бу темага стена газеталары чыгардылар....

Узган шимбә көнне шәһәрнең беренче мәктәбендә сәламәтлек көне үткәрелде.
Иртәнге зарядка һәм бу темага багышланган класс сәгатьләреннән соң, укучылар һәм укытучылар өчен спорт ярышлары башланды. Ә кичен кул көрәше буенча тренер Ринат Шәрипов өлкән класс укучыларына мастер-класс үткәрде. Алар шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр, бу темага стена газеталары чыгардылар. Сәламәтлек көне бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
* * *
Балалар китапханәсендә үткән ток-шоуда зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә зур зыян китерүе турында сүз барды.
Чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланды. Анда кадет мәктәбе укучылары чакырылды, алар алдында Изге Авраам чиркәвенең миссионерлар бүлеге җитәкчесе Сергий атакай (Карпухин), балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор, полиция майоры Елена Афонина чыгыш ясады. Һәр бала алкогольле эчемлекләр куллануның, тәмәке тартуның һәм башка зарарлы гадәтләрнең зыяны турында яхшырак аңласын өчен, әңгәмә барысына да билгеле булган дәлилләргә нигезләнде. Укучылар шулай ук "Сәламәтлек өчен файдалы киңәшләр" күргәзмәсе белән таныштылар. Китапханә каршындагы театр төркеменә йөрүчеләр Михалковның "Аю ничек тәмәке тартты" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев