Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сириянең дин белгечен Болгарга чакырдылар

ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев узган чәршәмбе көнне Сириядән килгән шәех Мөхәммәт Абу-әл-Фатх әл-Байануни белән очрашты.

Сирия кунагы - ислам дөньясында танылган дин белгече, ислам фикхы буенча күпсанлы хезмәтләр авторы. Хәзерге вакытта ул Әл-Кувейт университетында ислам фикхы һәм ислам фәннәре укыта. Сирия кризисына кадәр Дамаск университетында да укыткан була.
 
Казан Кремлендәге очрашуда шулай ук Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте Рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россия Ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин катнашты. Минтимер Шәймиев кунакка Болгарда ислам дине кабул ителүе турында сөйләде, "Яңарыш" фондының эше белән таныштырып үтте. Мөхәммәт Абу-әл-Фатх әл-Байануни мөселман ядкарьләрен яңарту проекты һәм Татарстанның Болгарны Россия мөселманнары һәм традицион исламга өйрәтү үзәгенә әйләндерергә омтылуы турында ишетеп белүен әйтте. Аны Ак мәчет комплексы базасында имамнарның квалификациясен күтәрү үзәге ачу мәсьәләсе кызыксындырды. Ул үзе дә бу үзәктә белем бирергә теләк белдерде.
 
Рафик Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта мөселман мәгариф системасын оештыру процессы бара, ә алда торган иң зур проблемаларның берсе - укыту гына түгел, яшь имамнар өчен абруйлы квалификацияле, тәҗрибәле укытучылар җитми. Ә моның өчен мөселман дөньясы тарафыннан танылган остазлар кирәк.
 
"Шуңа күрә тәҗрибәле дин белгече, хәнәфитләр мәзхәбенең күренекле вәкиле әл-Байануни әфәнденең Татарстанда эшләргә теләк белдерүе зур уңыш", - дип ассызыклап үтте ул.
 
Әңгәмә барышында шулай ук республикада ислам мәгарифенең үсеше буенча фикер алышу булды, дип билгеләп үтә ТР Президентының матбугат хезмәте.
 
("Республика Татарстан", 23 май 2014 ел).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев