Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шагыйрьләр юбилее хөрмәтенә

Үзәк китапханә мәктәп укучыларын әдәби конкурсларда катнашырга чакыра. Конкурслар бөек рус шагыйрьләре - Пушкинның тууына 215 ел һәм Лермонтовның тууына 200 ел тулуга багышлана. Чараның максаты - балалар иҗатын үстерү, яшүсмерләрдә классик язучылар иҗатына кызыксыну уяту. Беренче конкурс "Китапка бүләк", "Яраткан әсәрләргә иллюстрацияләр", "Презентация", икенчесе - "Әдәби иҗат", "Сынлы сәнгать"...

Үзәк китапханә мәктәп укучыларын әдәби конкурсларда катнашырга чакыра.
Конкурслар бөек рус шагыйрьләре - Пушкинның тууына 215 ел һәм Лермонтовның тууына 200 ел тулуга багышлана. Чараның максаты - балалар иҗатын үстерү, яшүсмерләрдә классик язучылар иҗатына кызыксыну уяту.
Беренче конкурс "Китапка бүләк", "Яраткан әсәрләргә иллюстрацияләр", "Презентация", икенчесе - "Әдәби иҗат", "Сынлы сәнгать" һәм "Гамәли сәнгать" номинацияләре буенча уздырылачак. Конкурсларда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрле (номинациянең нинди булуына карап) укучылар катнаша ала. Иҗади эшләр 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Бөек шагыйрьләрнең мирасына мөрәҗәгать итү укучыларда әдәбиятка һәм әлеге язучыларның дөньякүләм әһәмияткә ия булган әсәрләренә кызыксынуны тагын да арттырырга ярдәм итәргә тиеш.
Конкурс шартлары турында төгәлрәк мәгълүматларны китапханәдән алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев