Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Сез әле дә сафта каласыз...”

    1 октябрьдә шәһәрдә һәм район авылларында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар үтте.

    Бу көнне районда яшәүче барлык ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтелде. Аларны якыннары, элеккеге хезмәттәшләре, укучылар котлап, намуслы фидакарь хезмәтләре, барлык эшләрдә ярдәм итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
    Шәһәрдәге рәсми чаралар район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов белән Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллинның картлар һәм инвалидлар йортына килүе белән башланып китте. Алар өлкән яшьтәге апа-абыйларны бәйрәм белән котлап, сабыр, түзем булулары, акыллы киңәшләре өчен рәхмәт әйттеләр. Аларның котлауларына учреждение директоры Алевтина Костина белән “Алексеевскдорстрой” ААҖ Спас участогы җитәкчесе Александр Земсков та кушылды. Җәмгыять җитәкчесе ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм бөтен коллектив исеменнән интернатта яшәүче ветераннарның барысына да татлы күчтәнәчләр тапшырды. Ә икенче мәктәпнең иҗат коллективы интернатта яшәүчеләргә җыр-биюләрдән, шигырь һәм мәзәкләрдән торган концерт программасы бүләк итте. Ветераннар яшь артистларның чыгышларын кайнар алкышларга күмделәр.
    Соңрак район Мәдәният йортында “Сезнең өчен, яратканнар һәм кадерлеләребез!” дигән бәйрәм концерты башланып китте. Залда җыелган тамашачыларны шулай ук район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов белән Фәнил Әһлиуллин сәламләде. – Район һәм республиканың үсешенә өлеш кертүегез өчен зур рәхмәт сезгә, – дип билгеләп үтте район башлыгы ветераннарга мөрәҗәгать итеп. – Сез әле бүген дә сафта каласыз. Һәрвакытта безнең белән янәшәдә булуыгыз, акыллы киңәшләрегез, кирәк чакта ярдәмгә килүегез өчен без бик шат...
    Концерт программасына “Болгар чишмәсе” халык хоры, “Любо” казаклар ансамбле, “Движение” хореография коллективы, үзешчән җырчылар Рамилә Исхакова, Евгений Кременсков, “Болгар таңнары”, “Волжские зори” вокаль ансамбльләре, шулай ук яшь башкаручылар Юлия Корнеева, Ирина Лукашина, Эвелина Максимова, Надежда Корнеева, Варвара Лисюк җитәкчелегендәге “Веселая компания” коллективының чыгышлары кертелде. Тамашачы үз иткән, һәрвакыт көтеп алган Серафим атакайның чыгышын халык кайнар алкышларга күмеп, сәхнәдән озак җибәрмичә торды.
    Икенче көнне район башлыгы ветеран оешмаларының активистлары белән очрашты. Җылы атмосферада ул аларга авыл хуҗалыгында, җитештерү тармагында, мәктәпләрдә, медицина учреждениеләрендә фидакарь хезмәтләре, актив җәмәгать эше алып барулары өчен тагын бер кат рәхмәт әйтеп, барысына да нык сәламәтлек, якыннарының җан җылысын һәм игътибарын тоеп яшәүләрен, дөньяларның имин булуын теләде.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: