Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Рубик башваткычы хәтерне яхшырта

Антоновка мәктәбенең дүртенче класс укучысы кубикны күз йомып та җыя ала

Стас Кузьмин үзенә гадәти булмаган шөгыль сайлаган. Узган гасырда венгр Эрнё Рубик уйлап тапкан уенчыкны бу малай санаулы секундлар эчендә җыя. Рубик кубигы аның өчен модага кереп киткән теләсә нинди гаджетка караганда да кызык һәм әһәмиятлерәк. Уйлап табылган чордан бирле, бер карашка гади генә күренгән бу башваткычны төрле яшьтәге миллионлаган кешегә чишеп карарга туры килгән.

Гади күренсә дә
Стас спидкубинг белән моннан бер ел элек мавыга башлаган. Әүвәл мәктәп яшендәгеләр өчен сатыла торган машина модельләре, роботлар җыеп караган. Рубик кубигын абыйсының кулында күргән. Шул чакта хәйләкәр венгр Эрнё уйлап чыгарган «кул эше»нең очына чыгасы килү теләге белән яна башлаган.

– Традицион «кубик-рубик» төрле төстәге 26 кубиктан тора, – ди Стас. – Кубиклар тыштан караганда күренми торган күчәр тирәли әйләнә. Аны төрле якка әйләндерергә була. Кубларны борып, барысы да бер төсле килеп чыгарлык итеп җыярга кирәк.

Малай барлык төп алгоритм һәм комбинацияләрне, кыен хәлдән чыгу юлларын өйрәнгән.

– Башта моңа артык әһәмият биреп бетермәдем, – дип искә ала Стасның әнисе Наталья. – Аннары карасам, бик мавыгып китеп әйләндерә-әйләндерә, кубикларны җыярга тырышуына игътибар иттем. Гаҗәпләнеп тә куйдым әле. Димәк, Стасны кызыксындырган.

Бу ел язында Стас спидкуберлар ярышында катнашырга җыенган, әмма коронавирус авыруы таралу сәбәпле, бәйгегә бара алмаган.

Әйләндерәм, борам, җыям
Яшь спидкубер Интернетта тәкъдим ителгән видеодәресләрне күп караган. 
Башваткычны чишү өчен йөзләгән вариант тәкъдим ителә. Барысы да диярлек билгеле бер математик алгоритмнарга бәйле.

Хәзер, мәсәлән, Стас күзләрен йомган килеш кубикны санаулы секундлар эчендә җыя ала.

– Җыю принципы бер үк төрле, Джессик Фридрих ысулын кулланырга кирәк, – дип сөйли Стас. – Башта тәре җыела, аннары – берничә элемент, шуннан соң OLL. Гади итеп әйткәндә, моны соңгы яктагы сары төсләрне, ягъни бүрекне җыю, дип аңлатыр идем мин моны. «Бүрек» җыелгач, бөтен як җыела, әзер булган ике катка бернинди зыян килми. Аннары соңгы кат элементларын үз урыннарына куеп чыгасың. Бу 119 алгоритм дигән сүз.

Хәтерне һәм игътибарны яхшырта
Стас көн саен вакытка карап өчәр яңа модель җыя.

– Спидкубингның өстенлеге шунда: бала гаджетлар турында уйлап та карамый, – ди әнисе. – Бу әле тагын баланың хәтерен һәм игътибарын яхшырта, тирәнтен уйланырга, фикер йөртергә, түзем һәм сабыр булырга өйрәтә. Кубик җыю өчен шактый вакыт утырып уйларга, игътибарны бары тик кулдагы башваткычка гына юнәлтергә кирәк.

Дүртенче класс укучысы катлаулы биремнәрне дөрес чишә, мәктәптә аеруча математиканы ярата. Хәер, башка фәннәрдән дә гел яхшы билгеләргә генә укый, сабакташларына үрнәк булып тора.

Хәзер Стасның коллекциясендә Рубикның 18 кубигы – пирамидалар, мегаминкс, тегермәннәр, каланчалар бар. Алар төрле зурлыкта һәм төрле төсләрне кулланып ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев