РФ Президенты Администрациясе вәкилләре Болгардагы ислам академиясенә килде
Болгардагы ислам академиясенә РФ Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Анатолий Вылегжанин һәм РФ Президенты Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү департаменты җитәкчесе Евгений Еремин килде. Кунакларны ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев озатып йөрде.
Академиядә кунаклар өчен экскурсия оештырдылар. Ректор вазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов академия, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Кунаклар югары уку йортының материаль-техник базасы нык, студентларга уку һәм яшәү өчен шартларның югары дәрәҗәдә тудырылган булуын билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев