Өченче көн Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм аның тормыш иптәше тантаналы рәвештә Республикадагы иң яхшы гаиләләрне кабул иттеләр.
Очрашуга безнең районнан Венера Фәтхри кызы белән Җәмил Габдрәхим улы Мөхәммәтшиннар да барды. Аларның гаилә стажы кырык алты елдан артып китә, әле дә хезмәт итәләр, тәртипле ике ул үстерделәр,...
Өченче көн Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм аның тормыш иптәше тантаналы рәвештә Республикадагы иң яхшы гаиләләрне кабул иттеләр.
Очрашуга безнең районнан Венера Фәтхри кызы белән Җәмил Габдрәхим улы Мөхәммәтшиннар да барды. Аларның гаилә стажы кырык алты елдан артып китә, әле дә хезмәт итәләр, тәртипле ике ул үстерделәр, хәзер оныклары үсеп килә.
Рөстәм Нургали улы кунакларны җылы котлады. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, укытучылар, хәрбиләр, төзүчеләр, нефтьчеләр, экономистлар һәм күп кенә башка һөнәр ияләре бар иде. Ул аларның барысына да тигезлек, иминлек, гаилә бөтенлеге, бәхет теләде, намуслы хезмәтләре, лаеклы уллар һәм кызлар үстерүләре өчен рәхмәт әйтте. "Сез Татарстанның горурлыгы, яшьләргә үрнәк булып торсыз, ныклы гаиләләр җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә һәм ул шуның белән көчле дә", - диде ул.
Бу очрашу турында истәлек итеп бүләкләр тапшырдылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев