Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ремонт эшләре башланды

Апрель ахырында Сувар “Б” җәмгыяте коллективы Болгар юлларындагы чокырларны тигезләүгә кереште.

Оешма эшчеләренә шәһәрнең асфальт җәелгән барлык урамнарын тәртипкә китерергә кирәк. Бу максаттан “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте заводыннан алынган 280 тонна асфальт-бетон катнашмасын файдалану күздә тотыла.
Юлчылар шулай ук юлдагы ярылган урыннарны да битум белән капларга җыеналар. Моннан тыш, әлегә кадәр Складской, Киров, Толстой урамнары һәм Березовый тыкрыгында вак таш җәелгән юллар да тәртипкә китерелде. Бу максаттан 400 тонна вак таш сарыф ителде.
Юлларга ремонт Болгар шәһәре башкарма комитеты заказы буенча ясала. Ремонт эшләрендә Дмитрий Игнатьевның Рамил Мамедов, Николай Мынов, Евгений Степанов, Олег Снаренков һәм Игорь Прокофьевтан торган бригадасы катнаша. Фреза көйләнгән МТЗ-82 тракторы белән Александр Пронин идарә итә, Сергей Тюряков исә юлдан кырып алынган иске асфальтны төяп тора һәм МТЗ-82 тракторына урнаштырылган битум җылыткычны урыннан- урынга күчерә. Асфальт-бетон катнашмасын КамАЗ белән Сергей Крайнов китереп тора.
Быел Сувар “Б” җәмгыятенә район авылларында да шактый эшләр башкарырга кирәк. Мәсәлән, Иске Рәҗәп урамнарына яңгыр суын агызу торбалары куеп, ком-вак таш катнашмасын җәяргә һәм юл билгеләрен урнаштырырга кирәк булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев