Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район бюджетына үзгәрешләр кертелде

Дүшәмбе көнне район Советының чираттагы утырышы булды, анда депутатлар катнашы кирәк булган мәсьәләләр каралды. Аларның берсе - 2013 елга һәм пландагы 2014 һәм 2015 елларга кабул ителгән район бюджетына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү. Бу турыда финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Ул район бюджетына субсидия һәм субвенция рәвешендә бирелгән...

Дүшәмбе көнне район Советының чираттагы утырышы булды, анда депутатлар катнашы кирәк булган мәсьәләләр каралды.
Аларның берсе - 2013 елга һәм пландагы 2014 һәм 2015 елларга кабул ителгән район бюджетына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү. Бу турыда финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Ул район бюджетына субсидия һәм субвенция рәвешендә бирелгән өстәмә керемнәрне исәпкә алып, район бюджетындагы керем өлешенең гомуми план күләмен арттырырга тәкъдим итте. Аерым алганда, кергән акчаларны мәгариф бүлегенә балаларның җәйге ялын, спорт чараларын оештыру, шулай ук мәдәният бүлегенә, клуб һәм полиция пунктына ремонт ясау өчен Чәчәкле һәм Аграмак авыл җирлекләренә бүлеп бирергә, башка чыгымнарга тотарга кирәк. Тәкъдимнәр депутатлар тарафыннан хупланды.
Район башлыгы Камил Нугаев утырышка йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев