Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район бюджеты кабул ителде

Өченче көн Спас район Советы 2013 елга һәм пландагы 2014-2015 елларга муниципаль берәмлек бюджетын кабул итте. Бу мәсьәлә буенча доклад белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Докладчы эшчәнлекнең төп төрләре буенча финанс операцияләрендә узып баручы елның ничек булуын, киләсе ел бюджеты турындагы мәгълүматларны яктыртты. Муниципаль берәмлекнең төп...

Өченче көн Спас район Советы 2013 елга һәм пландагы 2014-2015 елларга муниципаль берәмлек бюджетын кабул итте.
Бу мәсьәлә буенча доклад белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Докладчы эшчәнлекнең төп төрләре буенча финанс операцияләрендә узып баручы елның ничек булуын, киләсе ел бюджеты турындагы мәгълүматларны яктыртты. Муниципаль берәмлекнең төп финанс документы проекты безнең газетада басылып чыккан иде инде, аның буенча ачык тыңлаулар үткәрелде. Докладның кыскартылган өлеше газетабызның киләсе санында басылачак.
Район Советы каршындагы бюджет һәм финанс мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Александр Крутилин, контроль-хисап палатасы рәисе Николай Соколов үз чыгышларында кабул ителәчәк бюджетка анализ ясадылар. Фикер алышуга нәтиҗәне район башлыгы Камил Нугаев ясады.
Тикшерүгә чыгарылган башка мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев