Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Һәр катнашучыга призлар тапшырылды

2нче мәктәпнең җиденче класс укучысы Валерия Марянина "Татарстан - безнең тату гаилә" республика балалар иҗат конкурсының беренче этабында җиңеп чыкты. Конкурсны республика балалар китапханәсе үткәрде һәм Валерия "Әдәби иҗат" номинациясендә җиңде. Шулай ук җирлекара китапханә оештырган балалар иҗаты район конкурсларында җиңеп чыгучыларның да исемнәре билгеле булды. Шулай итеп, "Минем яраткан...

2нче мәктәпнең җиденче класс укучысы Валерия Марянина "Татарстан - безнең тату гаилә" республика балалар иҗат конкурсының беренче этабында җиңеп чыкты.
Конкурсны республика балалар китапханәсе үткәрде һәм Валерия "Әдәби иҗат" номинациясендә җиңде.
Шулай ук җирлекара китапханә оештырган балалар иҗаты район конкурсларында җиңеп чыгучыларның да исемнәре билгеле булды. Шулай итеп, "Минем яраткан башкалам" конкурсында беренче урыннарны - Елена Кузнецова (рәсемнәр, Бураково мәктәбе), Екатерина Захарова (кулдан ясалган әйберләр, Никольск мәктәбе), Наилә Карипова (иншалар, Иске Рәҗәп мәктәбе), "Мин Россиядә яшим" конкурсында Чулпан Салихова (кече проза, Көек мәктәбе) алды.
Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурста катнашкан барлык укучы да (90 кешедән артык) кызыксындыру призларына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев