Яңалыклар

Профилактика максатында

Район ветеринария хезмәте хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләргә түләмәгә (сибирская язва) каршы вакцинация ясау эшен төгәлләп киләләр. Хәзерге вакытта вакцинация районның барлык хуҗалыкларында ясалып беткән, "Болгар Арыш" хуҗалыгында да төгәлләнү алдында тора. Бу эшне участок ветеринария табибы Гомәр Галимов аеруча оешкан төстә үткәргән. Шул ук вакытта ветеринария хезмәткәрләре терлекләрне бруцеллездан...

Район ветеринария хезмәте хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләргә түләмәгә (сибирская язва) каршы вакцинация ясау эшен төгәлләп киләләр.
Хәзерге вакытта вакцинация районның барлык хуҗалыкларында ясалып беткән, "Болгар Арыш" хуҗалыгында да төгәлләнү алдында тора. Бу эшне участок ветеринария табибы Гомәр Галимов аеруча оешкан төстә үткәргән. Шул ук вакытта ветеринария хезмәткәрләре терлекләрне бруцеллездан тикшерү өчен кан алалар һәм туберкулез авыруын тикшерәләр.

Нет комментариев