Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Пионерия традицияләре дәвам итә

Никольск мәктәбе укучылары һәм укытучылары шушы көннәрдә Татарстан пионер оешмасының 90 еллыгына багышланган тантаналарда Татарстан варислары берлегенең район берләшмәсе исеменнән чыгыш ясаячак. Татарстанда пионерлар оешмасы - 1923 елның 5 июлендә, ә Бөтенроссия пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда оешты һәм үз сафларына урта яшьтәге балаларны берләштерә. Аның бердәм символлары, традицияләре,...

Никольск мәктәбе укучылары һәм укытучылары шушы көннәрдә Татарстан пионер оешмасының 90 еллыгына багышланган тантаналарда Татарстан варислары берлегенең район берләшмәсе исеменнән чыгыш ясаячак.
Татарстанда пионерлар оешмасы - 1923 елның 5 июлендә, ә Бөтенроссия пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда оешты һәм үз сафларына урта яшьтәге балаларны берләштерә. Аның бердәм символлары, традицияләре, "Һәрвакыт әзер!" өндәмәсе әле дә күпләрнең хәтерендә сакланадыр. Кызыл галстуклы оешманың күп кенә данлы традицияләрен бүгенге көндә Татарстан варислары берлеге лаеклы дәвам итә.
Тантаналы чаралар Биектау районының "Костер" лагерында үтәчәк. Район конкурсында җиңеп чыккан унынчы класс укучысы Дарья Егорова иң яхшы отряд вожатые исемен алу өчен көрәшне дәвам итәргә тиеш. Педагог-оештыручы Ольга Федорова шулай ук вожатыйларның "Ел остазы" конкурсында катнашачак. Ә укытучы Зоя Золинаны бу тантанага балалар хәрәкәте ветераны буларак чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев