Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Парламентарийлар сайлаучылар белән очраша

Алдагы шимбә көнне Болгарда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең региональ сәяси Советы комиссиясенең гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү буенча күчмә утырышы булачак. Анда комиссия рәисе Василий Логинов, партиянең региональ бүлеге сәяси Советы әгъзасы Рәшит Абашев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Федераль Җыены депутаты Алина Кабаева ярдәмчесе Фәрит Камалов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы...

Алдагы шимбә көнне Болгарда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең региональ сәяси Советы комиссиясенең гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү буенча күчмә утырышы булачак.
Анда комиссия рәисе Василий Логинов, партиянең региональ бүлеге сәяси Советы әгъзасы Рәшит Абашев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Федераль Җыены депутаты Алина Кабаева ярдәмчесе Фәрит Камалов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Наил Хөснетдинов һәм башкалар катнаша.
Район башлыгы Камил Нугаев белән очрашып, мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышканнан соң, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Спас җирле бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ("Октябрь" кинотеатры бинасы) сәяси Совет әгъзалары гражданнарны кабул итәчәк. Ул сәгать 11дә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев