“Парклар маршы”нда катнашучыларга – дипломнар
"Парклар маршы -2013" Халыкара табигатьне саклау акциясе кысаларында республика территориясендә уздырылучы иҗади конкурсларда катнашып, кайбер мәктәп укучылары Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау дипломнарына лаек булдылар.
Антоновка урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Екатерина Ануфриева "Тыюлыктагы табигать дөньясы" балалар рәсемнәре конкурсында "Кошлар җыелышы" эше белән катнашкан һәм беренче урынга лаек булган. Болгардагы 1 нче урта мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Илнур Мөхәммәтовның "Боз өстендәге поши" фоторәсеме жюри әгъзаларында зур тәэсир калдырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев