Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Осталык өчен – дипломнар

Өчкүл урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Мария Сидорова белән Мария Буторова "Туган җирем - Татарстан" республика иҗат конкурсында катнашып, "Яхшы карар" номинациясендә дипломнарга лаек булдылар. Конкурс экология культурасы һәм тирә-як мохитны саклау елына багышланган. Ул халыкның экологик культура дәрәҗәсен күтәрү һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максаты белән уздырыла. Конкурсны оештыручылар...

Өчкүл урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Мария Сидорова белән Мария Буторова "Туган җирем - Татарстан" республика иҗат конкурсында катнашып, "Яхшы карар" номинациясендә дипломнарга лаек булдылар.
Конкурс экология культурасы һәм тирә-як мохитны саклау елына багышланган. Ул халыкның экологик культура дәрәҗәсен күтәрү һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максаты белән уздырыла. Конкурсны оештыручылар арасыннан Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы белән "Экология культурасы һәм сәясәт үзәге" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлеген дә билгеләп үтәргә кирәк.
Кызлар гади генә материал, төгәлрәге - пластик шешәдән пляж сумкасы һәм китаплар кую җайланмасын зур осталык белән ясаганнар. Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында узган бүләкләү тантанасында кызларга, дипломнар белән бергә, бүләкләр дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев