Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Осталарыбыз – Спас ярминкәсендә

    Болгар музей-тыюлыгы рәссамнары Алабугада үткән XI Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнаштылар. Алар "Болгар - осталар шәһәре" дигән программа тәкъдим иттеләр. Махсус стендка сату өчен гипс, кызыл балчык, тал чыбыгыннан ясалган сувенирлар һәм басма продукция куелды. Ярминкәгә килүчеләргә тал чыбыгыннан төрле әйберләр үрү һәм сувенирларга бизәкләр төшерү буенча мастер-классларда катнашырга тәкъдим ителде....

    Болгар музей-тыюлыгы рәссамнары Алабугада үткән XI Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнаштылар.
    Алар "Болгар - осталар шәһәре" дигән программа тәкъдим иттеләр. Махсус стендка сату өчен гипс, кызыл балчык, тал чыбыгыннан ясалган сувенирлар һәм басма продукция куелды. Ярминкәгә килүчеләргә тал чыбыгыннан төрле әйберләр үрү һәм сувенирларга бизәкләр төшерү буенча мастер-классларда катнашырга тәкъдим ителде. Балчыктан ясалган чүлмәк, тоз савытларын халык аеруча яратып алды.
    Һәр остага Спас ярминкәсе-2016 дипломы тапшырылды.
    Фото: http://xn----8sbcchjvajijg2b5a.xn--p1ai/en/category/novosti/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: