Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Онытылмас тәэсир калдырды

Быел Тукай төп мәктәбенең көндезге "Кояшкай" лагерында ял итүче балалар Базарлы Матактагы туган якны өйрәнү музеена барып, онытылмас тәэсирләр алып кайттылар. Укучылар музейның ничек оештырылуы белән таныштылар, район тарихы белән бәйле экспонатларны карадылар. Россиянең һәм Татарстанның күп кенә танылган кешеләре үзләренең чыгышлары белән Әлки районыннан икән. Алар арасында язучылар да,...

Быел Тукай төп мәктәбенең көндезге "Кояшкай" лагерында ял итүче балалар Базарлы Матактагы туган якны өйрәнү музеена барып, онытылмас тәэсирләр алып кайттылар.
Укучылар музейның ничек оештырылуы белән таныштылар, район тарихы белән бәйле экспонатларны карадылар. Россиянең һәм Татарстанның күп кенә танылган кешеләре үзләренең чыгышлары белән Әлки районыннан икән. Алар арасында язучылар да, артистлар да, сәясәтчеләр дә, спортчылар да бар. Илнең танылган спортчысы Алинә Кабаеваны кемнәр генә белми! Музейда аңа багышланган махсус бер бүлек бар. Биредә укучылар Олимпия чемпионы турында шактый кызыклы мәгълүматлар алдылар. Аның хөрмәтенә Базарлы Матакта "Алинә" дигән спорткомплексы төзелгән.
Музейның космоска багышланган бүлеген укучылар аеруча зур игътибар белән карадылар. Иркен залда гаҗәеп кызыклы экспонатлар урын алган. Аларны музейга космонавтлар үзләре бүләк иткән. Мәсәлән, космонавтлар А.Баландин, М.Манаров, Н.Бударинның космоста булып кайткан киемнәрен зур кызыксыну белән карадылар. Биредә шулай ук айдан алып кайткан ташлар, космик корабльнең кайбер элементлары да игътибарны җәлеп итте. Баш киемнәре, космонавтларның азыклары - махсус төрелгән сөт, какао, чикләвекле эремчек, мүк җиләге повидлосы, ит паштеты - барысы да укучылар өчен кызык булды. Музейда космоста төшерелгән 2500 фоторәсемне үз эченә алган диск саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев