Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Олы кунак борынгы Болгарны карады

Узган җомгада Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында Россиянең танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, Ингушетия Республикасының беренче Президенты, Сугышчы-интернационалистлар комитеты рәисе, Советлар Союзы Герое, күп кенә орденнар һәм медальләр кавалеры, "Боевое Братство - без границ" Халыкара Берлек югары совет әгъзасы, генерал-лейтенант Руслан Аушев булып китте. Болгарга ул Татарстан Республикасы Премьер-министры Әсхәт Сәфәров белән...

Узган җомгада Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында Россиянең танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, Ингушетия Республикасының беренче Президенты, Сугышчы-интернационалистлар комитеты рәисе, Советлар Союзы Герое, күп кенә орденнар һәм медальләр кавалеры, "Боевое Братство - без границ" Халыкара Берлек югары совет әгъзасы, генерал-лейтенант Руслан Аушев булып китте.
Болгарга ул Татарстан Республикасы Премьер-министры Әсхәт Сәфәров белән бергә килде. Югары кунаклар Истәлек билгесен, Җәмигъ мәчетне, Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләрне, музей, Хан сарае, Ак мәчет һәм Икмәк музее комплекслары белән таныштылар. Руслан Солтан улы борынгы Болгарны сокланып карап йөрде, кунакчыллык күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтте. Кунакларны район башлыгы Камил Нугаев озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев