Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Намуслы сатып алучыларга сатып алынган торакны югалткан өчен компенсациянең яңа кагыйдәләре

2020 елның 1 гыйнварыннан намуслы сатып алучыларга торакны югалткан өчен акчалата компенсация түләү кагыйдәләре гамәлгә керде.

Компенсация түләүләрен гамәлгә ашыру механизмы «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» 218-ФЗ Федераль законның яңа нигезләмәләре белән беркетелгән.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина аңлатып узганча, тормышта, чыннан да, гражданның күчемсез милекне барлык кагыйдәләр буенча сатып алуы, ә аннан соң сату-алу турында берни дә белмәгән һәм хәзер үз мөлкәтен кире кайтаруны таләп иткән законлы милекчесе булуы ачыкланган очраклар була. РФ Гражданнар кодексының 301 маддәсе нигезендә, милекче чит законсыз биләмәдән үз мөлкәтен таләп итәргә хокуклы, димәк, намуслы сатып алучы урамда калырга мөмкин. 
Яңа кагыйдәләр буенча тораксыз калган намуслы сатып алучы, торак урынын таләп итүгә бәйле рәвештә намуслы сатып алучыга зыян китерү өчен җаваплы заттан намуслы сатып алучы файдасына зыян түләттерелергә тиеш, ләкин намуслы сатып алучыга бәйсез сәбәпләр аркасында түләүне башкару турында документны үтәүгә тапшырганнан соң алты ай эчендә китерелгән зыян өлешчә генә түләнелгән яисә бөтенләй түләнмәгән очракта, хәзер дәүләт хисабына компенсация таләп итә ала.
Яңа кагыйдәләр белән компенсация суммасының иң чик күләме билгеләнмәгән. Компенсация күләме китерелгән зыян суммасы нигезендә яисә, намуслы сатып алучының таләбе буенча, торак бинаның кадастр бәясе (торакны тартып алу турында турында суд акты үз көченә кергән датага гамәлдә булган) күләмендә, сатып алучыга өченче зат тарафыннан түләнгән суммаларны исәпкә алып, суд тарафыннан билгеләнәчәк. 
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина билгеләп үткәнчә, закон намуслы сатып алучылардан Россия Федерациясе, РФ субъекты яки муниципаль берәмлек милкенә соратып алынган очраклар өчен кире көчкә ия. Шулай итеп, яңа кагыйдәләр үз көченә кергән көннән өч ел эчендә гражданнар компенсация түләү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итә алалар. 
Дәүләт тарафыннан компенсация түләгәндә, хакимият органнары киләчәктә китерелгән зыянны каплау өчен намуссыз сатучыга карата регресс дәгъвасы бирү хокукына ия булачак. 

Реклама


Матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X