Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мондый очрашулар бик кирәк

Кайбер категория кешеләргә кагылган социаль хезмәт күрсәтүне тәэмин итү мәсьәләләрен аңлату өчен махсус оештырылган белгечләр төркеме Аграмак авыл җирлегендә халык белән очрашты. Анда башкарма хакимият вәкилләре, Пенсия фонды, социаль яклау, сәламәтлек саклау, архив һәм районның башка хезмәт вәкилләре бар иде. Алар халык алдында чыгыш ясап, норматив актларда һәм законнардагы яңалыклар...

Кайбер категория кешеләргә кагылган социаль хезмәт күрсәтүне тәэмин итү мәсьәләләрен аңлату өчен махсус оештырылган белгечләр төркеме Аграмак авыл җирлегендә халык белән очрашты.
Анда башкарма хакимият вәкилләре, Пенсия фонды, социаль яклау, сәламәтлек саклау, архив һәм районның башка хезмәт вәкилләре бар иде. Алар халык алдында чыгыш ясап, норматив актларда һәм законнардагы яңалыклар белән таныштырдылар, районда туберкулёз авыруының торышы, Хәтер китабы өчен безнең райондагы тыл хезмәтчәннәренең тулы исемлеген төзүнең торышы турында сөйләделәр.
Авыл халкы үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алдылар. Ни кызганыч, алдан хәбәр ителүгә карамастан, Татар Такталы һәм Аграмак авылларында җыелышка кеше бик аз килгән иде. Пенсияләр түләү, льготалар бирү, коммуналь хезмәтләргә түләүдәге яңалыкларны белеп тору бик тә мөһим, ул бит еш үзгәреп тора һәр кешедә төрле сорау туарга мөмкин.
График нигезендә, эш группасы башка авылларга да барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев