Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Мин Татарстанны яратам”

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре коллективлары арасында ТатАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелгән шундый исем астындагы бию конкурсында “Колосок” балалар бакчасы җиңүче дип табылды.

Чара рухи мирас, милли мәдәниятның кыйммәтләре һәм традицияләре нигезендә балаларның иҗади сәләтләрен үстерүне максат итеп куя.

Балалардан тыш, ата-аналар һәм тәрбиячеләр катнашкан конкурста икенче урынны – “Родничок”, өченче урынны “Теремок” балалар бакчалары алды. Командаларның уңышында бакчаларның музыка җитәкчеләре Татьяна Аристова, Анна Белоглазова һәм Инна Зеленовскаяның да өлеше бар.

Барлык бию коллективларына грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев