Яңалыклар
Мәдәният йортына – тагын бер грант
Район Мәдәният йорты "Ритэк" җәмгыятенең һәм республикадагы "Лукойл" хәйрия фонды грантына ия булды.
Бу социаль һәм мәдәни проектларның өченче конкурсында катнашу нәтиҗәсендә мөмкин булды. Мәдәният йорты конкурсның "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә "Заплетём мы в косы два народа" дигән эшен тәкъдим итте. Проект җирле материалдан файдаланып хәзерләнде. Мәдәният йорты директоры Ксения...
Район Мәдәният йорты "Ритэк" җәмгыятенең һәм республикадагы "Лукойл" хәйрия фонды грантына ия булды.
Бу социаль һәм мәдәни проектларның өченче конкурсында катнашу нәтиҗәсендә мөмкин булды. Мәдәният йорты конкурсның "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә "Заплетём мы в косы два народа" дигән эшен тәкъдим итте. Проект җирле материалдан файдаланып хәзерләнде. Мәдәният йорты директоры Ксения Бедова сүзләренә караганда, акча сәхнә костюмнары, төрле бәйрәм чаралары үткәрү өчен халык музыка уен кораллары сатып алуга тотылачак.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Мәдәният йорты Татарстан Республикасы Хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗади коллективлары проектларын үстерүгә юнәлдерелгән грантын откан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев