Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өлкәннәр көненә

Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәр халкына үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт программасы әзерләгән. Бу- әлеге бәйрәм уңаеннан үткәрелүче чараларның берсе. 3 октябрьдә "Олимп" универсаль спорт залында пенсионерлар арасында "Буыннар старты" ярышлары үткәреләчәк. Ярышлар 13 сәгатьтә башлана. 5 октябрьдә "Октябрь" кинотеатрында кичке 5тә кинофильнар күрсәтеләчәк. Билетлар ташлама белән сатылачак. Моннан тыш, теләгән кеше...

Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәр халкына үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт программасы әзерләгән.

Бу- әлеге бәйрәм уңаеннан үткәрелүче чараларның берсе. 3 октябрьдә "Олимп" универсаль спорт залында пенсионерлар арасында "Буыннар старты" ярышлары үткәреләчәк. Ярышлар 13 сәгатьтә башлана. 5 октябрьдә "Октябрь" кинотеатрында кичке 5тә кинофильнар күрсәтеләчәк. Билетлар ташлама белән сатылачак.

Реклама

Моннан тыш, теләгән кеше кайбер төр хезмәтләрдән бушлай һәм льготалы шартларда файдалана ала. Аерым алганда, кайбер парикмахерскиларда ташлама белән чәч алдырырга яки прическа ясатырга була. 5,6 һәм 10 октябрьдә пенсионерлар шәһәр мунчасында бушлай юына алачак.

Коллективларда да үзләренең ветераннары, гаиләләрдә - олы туганнары турында онытмасыннар иде. Кешегә кайвакыт бер җылы сүз дә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X