Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ленин урамы нинди булырга тиеш?

Шәһәрдәге төп урамнарның берсен төзекләндерергә җыеналар

Ленин урамын Болгарның икенче үзәге дип атарга була. Биредә Күпфункцияле үзәк, автовокзал, шәһәр базары, социаль әһәмияткә ия булган башка объектлар күп урнашкан. Шуңа күрә, монда халык беркайчан өзелеп тормый..
Җиңү көнендә биредә күп кешеләр катнашында «Үлемсез полк» йөреше уза, яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш Бабайлар конкурсларын үткәрәләр. Авыллардан, республиканың башка төбәкләреннән килүчеләр Болгарга шушы урамнан керергә гадәтләнгән. 2014 елда Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт музей-тыюлыгын, мондагы тарихи һәйкәлләрне күрергә, ата-бабаларыбыз туфрагына баш ияргә килүчеләрнең күпчелеге шушы урамнан үтә.

Бу территория икътисадны һәм шәһәрнең социаль тормышын үстерүдә шактый әһәмияткә ия. Әмма биредә сыйфатлы шәһәр мохиты һәм заманча сервис җитеп бетми.

– Урамның кайбер өлешен без грант акчасына төзекләндерергә җыенабыз, ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Наталья Казакова. – Моның өчен кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә уңай шәһәр мохиты булдыру өчен иң яхшы проектка игълан ителә торган Бөтенроссия конкурсында катнашырга уйлыйбыз. Башта җирле бюджет һәм инвесторлар акчасын да җәлеп итәргә кирәк. Конкурс шартлары да шуны таләп итә. 2021 елның беренче кварталында документларны җибәрәчәкбез. Җиңә алсак, эшләрне 2022 елда Вахитов урамы ягыннан башлауны планлаштырабыз.

Шәһәргә Miriada Group белгечләре командасы килде

– Безгә бу урамны шәһәрдә яшәүчеләр һәм бирегә төрле төбәкләрдән килә торган туристларны үзенең матурлыгы, җайлы һәм уңай булуы белән җәлеп итә алырлык дәрәҗәгә китерү өчен тиешле анализлар ясау бурычы куелды, – дип сөйли «Мириада групп» җәмгыятенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгече Рөстәм Шәкуров. – Урамны төзекләндерү халыкның тормыш сыйфатын яхшырту белән бергә, шәһәр икътисадын үстерүдә дә әһәмиятле роль уйнаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев